Логотип «Мәйдан» журналы

Валентина Матвиенко пенсия реформасын сузарга ярамый дип белдерде

Федерация Советы Югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә пенсия реформасын кичектерергә ярамый һәм закон проектын агымдагы елның көзендә кабул итәргә кирәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбә...

Федерация Советы Югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә пенсия реформасын кичектерергә ярамый һәм закон проектын агымдагы елның көзендә кабул итәргә кирәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
“Кичектерергә ярамый. Әгәр хакимият болай эшләсә, ул җавапсыз хакимият була. Без ачыктан-ачык аңлатабыз, нәрсә кирәклеген әйтәбез. Төзәтмәләр кертергә, әмма кичектермичә агымдагы елның көзендә кабул итәргә кирәк”, - диде Матвиенко. Шулай ук үз өстеннән җаваплылыкны төшереп, 5-10 елдан хакимияткә килүчеләр өстенә калдырырга ярамый, ул вакытта "җитдирәк проблемалар килеп чыгачак", - дип тә өстәде.
Спикер белдерүенчә, Федерация Советы җәмгыятьтә бу закон инициативасы буенча бәхәсләрне игътибар белән күзәтәчәк, тәкъдимнәрне исәпкә алачак.
“Мәйданга чыгып каршылык кына белдерү – җавапсыз сәясәт. Парламентарийның инициативасына каршы килеп, альтернатив вариантлар да тәкъдим итәргә кирәк. Хөкүмәттә көчле фикер алышу куптарган закон проекты – ул җитди аналитик эш нәтиҗәсе.
Валентина Матвиенко закон проекты ачыклык кертеп бетерүгә мохтаҗ, дискуссияләр нәкъ шуның өчен үткәрелә дә, дип билгеләп үтте.
Экспертлар һәм төбәкләр белән дә фикер алышу үткәреләчәге билгеле. Хәзерге вакытта интернетта пенсия яшен арттыру турындагы законга каршы имза җыю бара. Пенсия реформасына зур профсоюз берләшмәләре һәм сәяси партияләр да каршы чыкты.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар