Логотип «Мәйдан» журналы

Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга тәкъдим итә

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга тәкъдим итә. Төбәкара банк шурасында чыгыш ясаганда ул төбәкләр ел саен эшсезләрнең социаль кертемнәре...

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга тәкъдим итә. Төбәкара банк шурасында чыгыш ясаганда ул төбәкләр ел саен эшсезләрнең социаль кертемнәрен түләү өчен 40 миллиард сумга кадәр акча бүлә дип хәбәр итте.
матвиенко
Матвиенко фикеренчә, салым түләмәүче һәм эш урынын күрсәтмәүче яшь һәм сәламәт кешеләргә дәүләт ярдәм итәргә тиеш түгел. “Һәркем үз чемоданын үзе күтәрсен”, - ди ул.
Валентина Матвиенко эшсезләр социаль кертемнәрне я үзләре түләсен, я аларга медицина ярдәмен күрсәтүне кыскартырга кирәк дип белдерә. Финанс һәм сәламәтлек саклау министрлыкларына 1 октябрьгә кадәр канунга тиешле үзгәрешләр әзерләргә кушылды.
Быел яз Русия Дәүләт Думасына эшсезләрне мәҗбүри медицина иминиятләштерүеннән төшереп калдыру турында канун өлгесе кертелгән иде. Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова моның белән килешмәде. Аныңча, әлеге гамәл Конституция белән якланган бушлай медицина ярдәме алу хокукына каршы килә.
Элегрәк хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәт (Роструд) беркайда да теркәлмәгән эшсезләргә социаль түләүләр кертмәкче иде.
 
Азатлык радиосы

Комментарийлар