Логотип «Мәйдан» журналы

Узып баручы елның иң популяр сүзе нинди?

ВЦИОМ уздырган сораштырудан соң, 2020 елда иң популяр сүз дип «коронавирус» табылган. Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.Икенче урында...

ВЦИОМ уздырган сораштырудан соң, 2020 елда иң популяр сүз дип «коронавирус» табылган. Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.populyar-suz
Икенче урында «Конституциягә төзәтмәләр» сүзтезмәсе. Бу турыда сораштыруда катнашучыларның 29 проценты хәбәр иткән.
Өченче урында «дистанцион уку», «үз-үзеңне изоляцияләү», «табиблар» сүзләре. Катнашучыларның 23 проценты шундый фикердә.
Дүртенче урында 19 процент белән «кризис» сүзе.
Бишенче урында «билгесезлек» сүзе, 16 процент белән.
Алтынчы урында «вакцина» сүзе, аны сораштыруда катнашучыларның 12 проценты атаган.
Җиденче урында 11 процент тавыш белән «читтән торып эшләү» сүзтезмәсе урнашкан, диелә хәбәрдә.
 

Фото: https://pixabay.com 


https://intertat.tatar/news/questions_answers/24-12-2020/uzyp-baruchy-elny-i-populyar-s-ze-nindi-5794642

Комментарийлар