Логотип «Мәйдан» журналы

Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында булдырылган үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга ниятлиләр. Республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов «Татар-...

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында булдырылган үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга ниятлиләр. Республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак
Әлеге тема хакында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында фикер алышулар үткәрелә инде, дип искәртте ул. 22-23 май көннәрендә Мәскәүдә узачак икенче Столыпин форумында да үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр турында сүз барачак.
Тимур Нагуманов: 9,2 тыс. татарстанцев стали самозанятыми, интерес к эксперименту продолжает расти
Апрель башында Татарстанның үзмәшгуль кондитерларына таләпләр җыелмасы тәкъдим иттеләр. Кагыйдәләрне Эшкуарлык советы экспертлары кондитерлар һәм Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә төзеде. Мисал өчен, үз өйләрендә кондитер эшләнмәләре әзерләүче үзмәшгульләрнең медицина кенәгәләре булырга, фатирларында йорт хайваннары асрамаска тиеш.
Фото: Михаил Захаров, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185843/

Комментарийлар