Логотип «Мәйдан» журналы

Үзбәкстанда Президент вазифасын вакытлыча башкаручыны расладылар

Үзбәкстан Премьер-министры Шәүкәт Мирзиеев республика парламентының ике палатасы утырышында Үзбәкстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы итеп расланды. Бу хакта парламентның түбән палатасы вәкил...

Үзбәкстан Премьер-министры Шәүкәт Мирзиеев республика парламентының ике палатасы утырышында Үзбәкстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы итеп расланды. Бу хакта парламентның түбән палатасы вәкиле хәбәр итә дип яза "РИА Новости ".
Clipboard24
Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, сенат вәкиле Нигматилла Юлдашев вазифадан баш тартуын белдергән.
Үзбәкстанның беренче Президенты Кәримов җомга 78 яшендә инсульттан вафат булды. Ил конституциясе буенча Президентның вазифаларын вакытлыча башкаручы Юлдашев була.
Конституция буенча дәүләтнең яңа башлыгын сайлау өч ай дәвамында булачак. Үзәк сайлау комиссиясе сайлау көнен билгеләячәк. Экспертлар фикеренчә, Кәримовка алмашка Мирзиеев килергә мөмкин. Шулай ук аналитиклар Президентлыкка кандидатлар арасында илкүләм куркынычсызлык хезмәте башлыгы Рөстәм Иноятов та булырга мөмкин дип белдерә.
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар