Логотип «Мәйдан» журналы

Усал аккош кешеләргә ташлана

Англиядә Альберт кушаматлы усал аккош туристларга ташлана, дип яза Daily Mail. Фото: Pixabay / hpgruesen /Бу кош үз оясы яныннан көймә яки байдаркада йөзеп баручыларны бигрәк тә сөйми, күптән түгел ул...

Англиядә Альберт кушаматлы усал аккош туристларга ташлана, дип яза Daily Mail.
1521669433 Фото: Pixabay / hpgruesen /
Бу кош үз оясы яныннан көймә яки байдаркада йөзеп баручыларны бигрәк тә сөйми, күптән түгел ул һава тутырылган көймәне суга батырган һәм туристка ярга кадәр йөзеп чыгарга туры килгән.
Альберт һәм аның пар аккошы Виктория җирле Тони Никсон биләмәсендә 4 ел рәттән оя кора. Аккошның мондый агрессиясе бигрәк тә, бала чыгарганда, ягъни март уртасыннан июньгә хәтле вакытка туры килә.
Шаһитлар сөйләвенчә, яныннан узып баручы көймәне күргәч, кош муенын кәкрәйтә, куркытмакчы була, аннан соң әзрәк артта кала һәм әкрен генә көймәгә якынлашып, канатлары белән суга башлый.
Күп кешеләр аккош яклы һәм әлеге өч айда бу урында көймәләр белән йөзүне туктатырга дип тәкъдим итәләр, дип сөйли Тони.
 
 

Комментарийлар