Логотип «Мәйдан» журналы

Урланган телефонны файдаланып булмаячак

РБК хәбәр итүенә караганда, Россия Хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярдәм итә торган махсус программа булдыруны планлаштыра. Фото pixabay.com сайтыннанӘлеге тәкъдим Федерация Советының М...

РБК хәбәр итүенә караганда, Россия Хөкүмәте урланган телефоннарны блокировкаларга ярдәм итә торган махсус программа булдыруны планлаштыра.
1530589221_3jl4c-znols Фото pixabay.com сайтыннан
Әлеге тәкъдим Федерация Советының Мәгълүмати җәмгыятьне үстерү буенча вакытлы комиссия утырышында каралган һәм хупланган.
Проектка ярашлы, Россия кешеләренең барлык мобиль җайланмалары IMEI үзенчәлекле коды (мобиль җайланмаларның халыкара идентификаторы) буенча махсус системада теркәлергә тиеш.
Аларны элемтә салонында яисә махсус порталда теркәргә мөмкин. Проект авторлары һәр телефонны сим-картага бәйләргә тәкъдим итә. Урланган очракта, телефон хуҗасы соравы буенча система элемтә операторына мәгълүматларны тапшыра, аннан соң оператор хезмәт күрсәтүне туктатырга тиеш була. Программа эшли башлаганнан соң берничә ел үткәч, базада булмаган җайланмаларны сүндерергә тәкъдим итәләр.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар