Логотип «Мәйдан» журналы

Умыртка баганасы

Халидәнең ире Сабир умыртка баганасын имгәтеп хастаханәгә керде.

Аның тәне, җаны сызлый иде. Әзмәвердәй ир сулды: хәтере көннән-көн начарланды, күзләре эчкә батты, яңаклары асылынып төште, иякләре ямьсез булып очлаеп калды.
Бар иде Сабирның ут уйнатып, Сабан туе батыры булып йөргән чаклары, бар иде шул... Таза гәүдәле һәм эшкә нык егеткә кызлар бераз шүрләп карый иде, чөнки кызлар арасында аның, тамакка да нык булгач, «бирән» дигән кушаматы бар иде. Шушы бер сүздән кызларның колактан-колакка пыш-пыш килүләре Халидәне дә аз гына сагайтса да, Сабирның һәр кешегә бик теләп ярдәм итәргә тырышуы, юмартлыгы Халидәдә аңа карата ихтирам хисләре уятты. Иң олы, иң чиста мәхәббәт – ул яшь чактагысы, чөнки кешенең өлгереп җитүе, капма-каршы җенескә тартылуы мәхәббәткә әйләнә. Ике як та тигез яратса, рухи тигезлектә торса, хыяллары бергә туры килсә генә, ул чын мәхәббәткә әйләнә ала.
Уйларыннан сискәндереп, Халидәне малае чакырып алды.
Ирләр – имәндәй нык багана шул. Баганаң нык булмаса, капка да утырмый, коймаң да кәкрәеп ава, багананың ныклыгы бик кирәк инде анысы, һәрнәрсәгә дә кирәк. Безне Ходай үзе дә баганага терәк, җепсәлек, коймалар итеп кенә яраткан шул. Сабир кулы тимәгәч, әнә, коймалар ава, кыйшая төште. Йортның нигезе, өйнең терәге китте. Өй эчен караңгы тонык моңсулык басты.
И Аллам, рәхәт көннәрнең кадерен белми яшәдек микән дисәң, яшьлек белән онытылып, рәхәтләнеп эшләп, булсын дип йөрдек ләбаса. Эшен дә бергә, ашын да бергә татыдык, югыйсә.
Күз тиде дисәң дә инде...
Кызу печән өсте, эшнең күп чагы...
Халидәнең очсыз-кырыйсыз уйлары, әллә каян урап, яшьлеккә кайта да китә, кайта да китә. Яшьлекнең иң бәхетле көннәре минутларына кадәр искә төшә.
Сабиры белән ике арадагы иң татлы,  авырлыклар аша сыналган сөюдер ул. Алар моңарчы бер дә озаклап аерылышмадылар, бары тик иң күбе ике-өч тапкыр гына, өч-дүрт көнгә генә аерылышырга туры килгән икән...
Сабиры аны гел кулыннан тотып йөртте. Шуны уйлап, Халидә кулларын сыпырып куйды.
Хәдисләрдә дә язылган ләбаса: ир белән хатын бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, бер-берсенә хыянәт итмичә яшәсә, алар иң изге, иң гөнаһсыз кешеләр булалар. Ир кеше хатынының кулыннан тотса, ул хатынның бөтен гөнаһлары бармак араларыннан коелып бара икән, дип язылган. Күрәсең, Сабир боларны белеп эшләгәндер... Хатын күлмәгенең җиң очы белән күзендәге яшьләрен сөртеп куйды.
Кызу печән өсте җитте. Әнисе белән генә үскән Халидәгә авылда яшәү җиңел булмады, билгеле. Авылда мал асрамаган кеше элек ялкау исеме күтәрә иде. Халидәләр исә, кешегә ялынып, сөтен, маен, катыгын соранып йөрмәс өчен, бер сыер асрадылар, аның өстенә каз-үрдәк, тавыклар – аларга ел әйләнәсе җитеп барды.
Менә печән өсте җитсә, авыр көннәр, мәшәкатьләр башлана. Һәр гаиләгә печән кишәрлекләрен җирәбә салып бүләләр. Күршеләр бергәләп яки аерым чабып, печән кибәне өеп, тизрәк сарайга кайтарып тутыру ягын карый.
Печән җире ул елны Сабирларның гаиләсе белән рәттән туры килүгә Халидәнең әнисе Халисә ападан да ныграк куанган кеше булмады. Чөнки бу гаилә башлыгы – тракторчы, ә Сабир «ГАЗ-53» машинасында шофер булып эшли иде.
Халисә апа: «Менә яхшы булды! Печәннәрен җыешырга, алып кайтып тутырышырга ярдәм итсәк, безнең печәнне алып кайтып бирерләр, Алла боерса», – дип, төне буе план корып, Халидәне йокысыз калдырды.
Шулай килеп чыкты да. Сабирларның печәннәрен бергә җыеп алып кайтып, сарай түбәсенә тутырып бетергәч, Халидәләргә чират җитте. Шуннан Халидә белән Сабир арасына нәзек кенә булып, өрфиядәй мәхәббәт җебе сузылып та куйды.
Менә хәзер Халидә өч баласын, хаста ирен, мал-туарын – барысын-барысын үз өстенә алды, барысы бергә аның өстенә өелеп калды. Никадәр генә нык булырга тырышмасын, төннәр буе идән яки кер юганда, балаларга оек, бияләй бәйләп утырганда, ихтыярсыз күз яше, давыллы, яшенле, зилзиләле уйларын юып, ага да ага иде.
Өч баланы кеше итәсе, укытасы, өс-башларын яңартасы, ихата-каралтыны ныгытасы, хасталап торган ирен яратасы, күңелен йомшартасы... Үзенең ялгыз карт әнисен карау да  Халидәнең көндәлек вазифасы бит. Ләкин авырлыклардан сыгылып, сынып калырга һич ярамый, тәртәгә җигелгән ат шикелле, кешедән калышмаска, кеше сөендермәскә, кешегә күз яшьләрен сиздермәскә, дигән уй белән һәркөн иртә таңнан фермага сыер саварга китте ул. Кич җиткәч, арып кайтылса да, балаларының, иренең тилмереп аны көтеп торуын күреп, янәдән үҗәтләнеп йорт эшенә керешә иде.
Шулай һәр көн үз җае белән бер-бер артлы акты да акты. Иренең печән өстеннән егылып, умыртка баганасын имгәткәнгә дә инде биш ел узган ләбаса. Төзәлер әле дигән уй белән, инвалид группасы артыннан йөрергә вакыт та булмады.
Бүген менә төне буе борчылып, печән хәстәрләү белән мәш килеп йөргән мәле иде. Ике сәгать йокы арасында сәер төш күрде. Башта саташу гына диеп уйлаган иде. Ләкин өйгә әнисенең дусты Хәятбануның ире Салих бабай килеп кереп үз төшен сөйләгәч, аптырап китте. Аның да төшенә Халидәнең дәү әнисе Тайбә кереп: «Сабирны карагыз, терелә ул, синең ярдәм кирәк аңа», дигән.
Ә Халидәгә дәү әнисе таң беленер-беленмәстә, аяк очына басып:
– Бирешмә, елама да, иреңне кара, умыртка баганаң нык булсын! Сабирның умыртка баганасын да ныгыт! – дип,  каты, коры тавыш белән дәшкән иде.
Халидә сикереп торып утырды. Дәү әнисенә кул сузды. Ләкин ул: «Салих бабаңа кер,  үзе әйтер», – диде дә юкка чыкты.
Салих бабай Халидәгә: «Бүген мин мунча ягармын, Сабирны мунчага үзем алып барам. Син, сеңлем, ярдәм итәрсең. Курыкма, Алла боерса, терелер ул. Тайбә әби тиккә генә икебезнең дә төшкә берьюлы кермәс», – дип чыгып китте. Халидә тораташтай катып калды.
Салих бабай һәм Халидәнең олы улы Илфат Сабирны мунча керттеләр. Салих карт Сабирның умыртка баганасын сабынлап, аркасын корт балавызы белән озак итеп сылады. Ул аны бер атна буе һәркөн шулай үзенчә дәвалады. Сигезенче көнне Сабирның хәле күзгә күренеп яхшыра барды. Мунчадан соң Салих бабай озак итеп намаз укый һәм: «Бар да Ходай кулында, сәламәтләнер, Аллаһы боерса. Терелер, тик ышаныч кирәк, ышаныч!» – дип кабатлый иде.
Ни хикмәт, ярты елдан Сабир аякка басты! Салих бабай белән бертуган агайлар кебек аралашып, ярдәмләшеп яшәп яталар менә. «Кешене кеше иткән кеше!» – дияргә ярата аның Сабиры. Ә Халидә исә монда Ходай Тәгаләнең бер хикмәте бар дип уйлый, чөнки дәү әнисе Тайбә Салих бабай белән икесенең дә төшенә берьюлы юкка гына кермәгәндер.
– Монда уйларга уй күп, – дип, сүзгә уллары Илфат та кушыла. – Чөнки әбием ике дөнья рәхәтендә дә яшәргә язсын диеп намаздан соң гел догалар кыла иде, аның ярдәме белән менә әтиебез дә терелде.
«Барысы да Ходай Тәгалә кулында». Халидә шулай дип тагын үз уйларына кереп чорналды. Әле имәндәй ныклы, умыртка баганасы булып торырдай уллары, сылу, акыллы булып үсеп килүче кызы бар. Баганасыз, җепсәсез тормыш була диме инде. Ир – багана, хатын-кыз җепсәлек булып гомер иткәндә генә бәхетле була шул адәм балалары.
– Ходай Тәгалә тигезлектән аермасын. Балаларым да пар канатлы  булып яшәсен иде. Үз парларын тапсыннар, ялгыш адым ясамасыннар. Ходай Тәгалә аларны да туры юлга бастырсын иде. Амин! – Халидә шулай дип битен сыпырып куйды. Аның бар нәрсәдән канәгать елмаюы бөтен йөзен яктырта иде.
 

Альбина АВЗАЛОВА

 

Фото: https://pixabay.com


 

 

 

 

Комментарийлар