Логотип «Мәйдан» журналы

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин вафат

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин 78 яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге...

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин 78 яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.20201007_084735
«Гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмне җирләү 8 октябрьдә туган авылы Парауда булачак», — диде Рәмис Аймәт.
Равил Шәфигуллин - Сәхаб Урайский һәм Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
 
Фото: ok.ru/profile/561859573089/

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/07-10-2020/ulyanovsk-tatar-yazuchylary-berl-shm-se-r-ise-ravil-sh-figullin-vafat-5776974

Комментарийлар