Логотип «Мәйдан» журналы

Укытучы – менә дигән артист!

Безнең татар спектакль карарга да, куярга да ярата.

Аз гына зуррак авыл турында сүз бара икән, аның үзешчән театры, һичшиксез, була инде. Ә менә мәктәптә, укытучылар тарафыннан әзерләнгән һәм мәктәп залында утырганны онытырлык итеп куелган спектакль караган булмаган икән соңгы елларда. Чаллының 54нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Алты кызга бер кияү» спектаклен тамаша кылырга насыйп булды.

Бу һәртөрле отчетлардан, ВПР, имтиханнардан торган заманда укытучыларга буш вакыт табу, чыннан да, кыен, әмма шуңа карамастан бик шәп спектакль әзерләгәннәр 54нче гимназия укытучылары. Туфан абыйның гел юмордан гына торган тамашасына чын-чынлап кереп киткәннәр, һәркем үз роленә шулкадәр туры килеп тора. Сюжеты да кызыклы бит әле ул спектакльнең. Бухгалтерлар коллективы турында сүз барса да, күпмедер дәрәҗәдә бүгенге мәктәпне дә чагылдырган кебек – эш урынында бер ир-ат һәм алты хатын-кыз. Хатын-кызларның һәркайсының өендә йөз төрле проблема – кайсы өч бала белән ялгыз, кайсының ире аракы белән дус, шуңа күрә алар эштәге зарлана белми торган шат күңелле «егетләренә» ниндидер юаныч итеп карыйлар, аннан көч алып яшиләр. Әмма алар бер кайгысыз итеп күз алдына китергән кешенең һич авырсынмый һәм берәүгә дә зарланмый озак еллар урын өстендә яткан хатынын тәрбия кылып яшәвен күз алдына да китерә алмыйлар.

Спектакльдән өзекне бөтен шәһәрдән җыелган коллегаларына – милли завучларга «Милли мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән эшлекле киңәшмә барышында тәкъдим итте 54нче гимназия. Милли мәгарифтәге уртак проблемалар хакында сөйләшкәннән, үзара тәҗрибә уртаклашканнан соң рухи ял моменты итеп. Ял да кирәк!

  • Бу безнең мәктәпнең бик актив, булдыклы укытучылары, – дип таныштырды үзешчән артистлар белән 54нче гимназиянең директор урынбасары Фәнисә ханым Сәләхиева. Чыннан да, завучлар да бар иде артистлар арасында, БДИга әллә никадәр укучылар әзерләүче фән укытучылары да.

Спектакльдән соң артистларның үзләре белән дә сөйләшеп алдык.

  • Безнең гимназиядә балалар театры да бар иде инде, алар белән призлы урыннар яулап киләбез. Ә укытучылар белән дә спектакль әзерләп карарга гимназиябез директоры Рамил Роберт улы Исаев тәкъдим итте, дип сөйләде өстәмә белем бирү педагогы һәм «Хыял» театрының иң оста актрисаларыннан берсе Хәмдия ханым Миркасыймова.
  • Бу безнең үзебез өчен дә бик кирәк булган, дип сүзгә кушылдылар башкалар да. – Укучылар белән эшләү – зур җаваплылык бит. Башка рольгә кереп, башка яссылыкка күчеп карау безнең һөнәр кешесе өчен бераз ял итеп, көч туплап алу мөмкинлеге инде.

 

«Хыял» театрына уңышлар телибез!

Ризидә Рәхмәтуллина

 

Галерея

Комментарийлар