Логотип «Мәйдан» журналы

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектында катнашучылар өчен мультфильм әзерләнгән

«Татармультфильм» белдерүенчә, интернет челтәрендә балалар республика хәрәкәтендә катнашучыларга видеомөрәҗәгать пәйда булган.«Мирас Угы» анимацион сериалының төп геройлары Роман һәм Зөләйха укучыларг...

«Татармультфильм» белдерүенчә, интернет челтәрендә балалар республика хәрәкәтендә катнашучыларга видеомөрәҗәгать пәйда булган.
Clipboard02
«Мирас Угы» анимацион сериалының төп геройлары Роман һәм Зөләйха укучыларга культурныйдневник.рф. порталы тәкъдим итә торган "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты, бу ел яңалыклары, иҗади мөмкинлекләр турында сөйлиләр.
"Безнең мультфильмның төп геройлары республикага зур мәхәббәтләрен белдерә. Алар, яшьтәшләре кебек Татарстан буенча сәяхәт итә, кече Ватанның бай тарихы белән танышалар. Роман белән Зөләйха - яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең яхшы үрнәге", - ди «Мирас Угы» мультфильмы авторы, «Татармультфильм» баш режиссеры Сергей Киатров.
Видеомөрәҗәгатьне культурныйдневник.рф. сайтында карарга мөмкин.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар