Укучыларга ярдәмгә
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм йөзеннән төрле үзәкләр, түгәрәкләр эшли. Шушы көннәрдә биредә профориентация һәм тест үтк...
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм йөзеннән төрле үзәкләр, түгәрәкләр эшли. Шушы көннәрдә биредә профориентация һәм тест үткәрү үзәге ачылды.
Аның максаты – укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү. Егет һәм кызлар үзәккә килеп, аттестация һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча күнекмәләр ясый ала. Шулай ук 1-4, 5-7, 8-11 сыйныф укучыларына, һөнәр училищелары һәм техникум студентларына үзләренең белемнәрен сынап карарга мөмкинлекләр булдырылган. Компьютер аша тест үтү өчен 46-97-74 телефонына шалтыратырга кирәк. “Бала урта мәктәпне тәмамлагач, үзенең кая барасын анык кына белмәсә, без дә ярдәм итә алмыйбыз. Мондый вакытта педагоглар булышса бик яхшы. Ул вакытта мәктәпне тәмамлаган укучылар җәмгыять өчен кирәкле һөнәр сайлап, югары уку йортын тәмамлагач эшкә дә урнашырлар иде”, – ди шәһәрдәшебез Эльмира Харисова.

Комментарийлар