Логотип «Мәйдан» журналы

Укучы балалары булган гаиләләргә ун мең сум акча түләнәчәк

Укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр ун мең сум акча түләнәчәк.Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары...

Укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр ун мең сум акча түләнәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә август уртасында бер тапкыр ун мең сум акча түләүне тәкъдим итте.
«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.
Шулай ук тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән башлап ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясый. Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.
«Агымдагы елның 1 июленнән башлап шундый гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак», — диде Путин.
Россия Президенты Владимир Путин авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләүне тәкъдим итте.
«Йөклелегенең башында ук учетка баскан һәм матди яктан катлаулы тормыш хәлендәге хатын-кызларга айлык 6 мең 350 сум акча түләнәчәк», — дип белдерде Президент Федераль Җыенга еллык Юлламасында.
Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте. Хәзерге вакытта бу түләү хезмәт стажына карый, шуңа күрә яшь әниләргә бу акчаның күләме бик аз. Больничныйны эш хакы күләмендә тулысынча түләү яшь әинләргә ярдәм булачак, ди Илбашы.
Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиеш. Барлык закон карарларын якын арада кабул итәргә кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.
Дәүләт башлыгы белдергәнчә, хәзер 100 процент түләүне эш стажы шактый күп булган хатын-кызлар гына ала, әмма алар баланы да сирәк таба.
«Әлбәттә, бала көткән хатын-кызларга да ярдәм итәргә кирәк», — диде Путин.
 

Автор: Гөлнар Гарифуллина


https://tatar-inform.tatar/news/society/21-04-2021/ukuchy-balalary-bulgan-gail-l-rg-un-me-sum-akcha-t-l-n-ch-k-5820608

Комментарийлар