Логотип «Мәйдан» журналы

Үкенү

Ике кыз, дүрт малай табып үстерде Маһруй апа.

Сугыштан соңгы ачлык еллар иде. Ире фронтта ятып калды. Әтиләрен сагынып, кара көйгәндә, Маһруй, балаларына карап, күңелен юата иде. Үзе эшчән, уңган, бер минут тик утыруны белмәс. Җыйнак гәүдәсе дә холкына туры килгән: ябык йөз, чандыр буй-сын. Сөрмә күзләре гаять тере карый.
Бер көтү бала тик кенә үсмәде. Ач-ялангачлыкны да күрде. Төрле авырулар тиеп авырганда, Маһруйның йөрәге алар өчен өзгәләнә иде. Ул изге аналарча, хәленнән килгәнчә, ашатты, сыер асрады, сөт-катыктан өзмәде. Маен Матак базарына сатуга илтә. Гаиләдә бармак очы кадәр генә дә май ашау юк иде. Кая инде ул ука-чуктан (күңеле белән бик теләсә дә) балаларны киендерү! Корым капчыгыннан үзе теккән киемнәрдән өзмәде. Ямап, юып кигезде.
...Үскәч, бары да чит-ят җирләргә таралгач, балалар әниләренең кадерен белде. Чәй-шикәрне, бүләкләрне, ай саен диярлек, посылка белән җибәреп тордылар. Кайткан саен матур бизәкле күлмәкләр, яулыклар алып кайттылар. Әниләре моңа чиксез шатланып, авыл буйлап сөйләп йөрер иде. Ана горурлыгы иде бу. Бәхетле ана горурлыгы!
...Картайды Маһруй карчык. Яше җитмеш биштән узгач, авылда мич ягып яшәү ялгызына мөмкин түгел иде. Кыш айларын, чиратлап, дүрт малаенда үткәрә башлады. Ә җәен, барыбер, туган нигезенә кайтып, җәйли иде әле ул.
Быел шәһәрдә Рәфәгать улында кышлау чираты. Улы авылдагы өен нәкъ мең сумга саткан иде. Әйберләр алырга Мәскәүгә җыеналар. Маһруй карчык та сиксән сум пенсия акчасын улына: «Акчагыз җитмәсә, юлга булса да ярап куяр», дип бирде.
Менә Рәфәгать хатыны белән икәүләп Яшел тау шәһәренә кайтып төште. Келәмнәр, паласлар күтәреп, үзләренә, өч балага Мәскәү бүләкләре, күчтәнәчләр алып.
Рәфәгать, үскәндә өйрәнгән гадәт буенча, һәр бүләкне иң башта әнисе кулына бирә барды. Әбиләре исә, әгузе-бисмилла әйтеп, оныкларына өләште. Тукта, чү! Әнкәсе Маһруйга атап алынган бер гади яулык та юк иде, ичмасам.
Моны белгәч, маңгаена имән күсәк белән органдай, Рәфәгать шып туктап калды. Ничек булды бу хәл?! Иң әүвәл карт әнисенә бүләк аласы иде бит ул. Мәскәү шау-шуы белән моны оныткан. Җитмәсә, янындагы хатыны да шуны исенә төшермәде...
– Әни! Зинһар, гафу ит, гаеп миндә, сиңа бүләк алырга онытканбыз, – диде Рәфәгать, уңайсызланып, кызарып. – Иртәгә үк базарга чыгып, иң матур бүләкне сиңа алып кайтам, яме, әни!
– Чәй-шикәр алып кайткансыз бит, улым, миңа шул бик җиткән, рәхмәт, – диде Маһруй карчык, һич тә хәтере калмыйча. – Киемне алып торасыз болай да, миңа хәзер кием кирәкми инде, улым...
Маһруй карчыкны, былтыр Яшел Тауда җирләделәр. Улы Рәфәгать күңелендә гомерлек үкенү юшкыны иде. Ул бит теге чакта әнисенә Мәскәүдән кайтып, бүләк тә бирә алмады. Чит җирләргә чыгып, әйбер җыйсаң, иң беренче чиратта, газиз әнкәең һәм әткәең күңелен табарлык бүләк ал икән...
 

Әсрар ГАЛИ

 

Фото: https://pixabay.com


 
 
 

 

 

 

Комментарийлар