Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада Шәехзадә Бабич шигъриятенә багышланган флешмоб башлана

28 мартта, шагыйрь Шәехзадә Бабич фаҗигале төстә һәлак булган көндә, Уфада флешмоб башлана. Шагыйрьнең иҗатына багышланган чара Россия ислам университеты бинасы (Бабич укыган элеккеге “Галия” мәдрәсәс...

28 мартта, шагыйрь Шәехзадә Бабич фаҗигале төстә һәлак булган көндә, Уфада флешмоб башлана. Шагыйрьнең иҗатына багышланган чара Россия ислам университеты бинасы (Бабич укыган элеккеге “Галия” мәдрәсәсе) каршында була. Бу хакта "Башинформ” хәбәр итә.
Флешмобта катнашучылар Бабичның шигырьләрен сөйли. Акция апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреатлары катнашында Шигърият кичәсе белән тәмамланачак.
Әлеге чара социаль челтәрләрдә #Бабич #БашҡортостанРеспубликаһы хэштегы белән яктыртылачак.
Акцияне Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты һәм республиканың Язучылар берлеге оештыра.

  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183493/

Комментарийлар