Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада "Бер сәгатькә әбиләр" хезмәте оештырылган

"Бер сәгатькә әбиләр" проекты буенча, андагы пенсионерлар эштәге кешеләрнең балаларын мәктәптән алырга, ашатырга һәм өй эше эшләргә ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта 20 кеше укулар уза икән инде. "Бер сәг...

"Бер сәгатькә әбиләр" проекты буенча, андагы пенсионерлар эштәге кешеләрнең балаларын мәктәптән алырга, ашатырга һәм өй эше эшләргә ярдәм итәчәк. 

42
Хәзерге вакытта 20 кеше укулар уза икән инде. "Бер сәгатькә әбиләр" саны ихтыяҗга карап арттырылачак. Дәресләр барлык юнәлешләр буенча - балалар психологиясеннән алып юридик белемгә кадәр оештырылган.
Мәктәптән балаларны алгач, пенсионерлар аларны Халык университетына алып киләчәк. Биредә төшке аш, ял итү һәм өй эшен хәзерләү өчен махсус бүлмәләр каралган. Халык университеты әгъзалары түгәрәкләр алып барырга да ниятли. Шулай ук балаларны өйләренә дә кайтара алалар.
Оештыручылар бу проектка җитди карый. Ике як арасында ата-аналар курыкмыйча балаларын өлкән яшьтәге хатын-кызларга тапшырулары турында килешү төзеләчәк.
Пенсионерларга хезмәт хакы хезмәт, эшчәнлек төренә һәм күпме көч куюларына карап түләнәчәк. Ул якынча көнгә 200-300 сум, ә аена 7-8 мең чамасы тәшкил итәр дип көтелә.

 
Бу хакта"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Комментарийлар