Логотип «Мәйдан» журналы

Уфа «Нур» татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесасын сәхнәгә менгерә

Танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева куанычы белән уртаклашты:"Уфа "Нур" татар дәүләт театры минем "Туташ"ны сәхнәгә менгерә. Спектакль итеп күрергә өметләнеп, үземнең роман буенча пьеса итеп тә эшләгән...

Танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева куанычы белән уртаклашты:
"Уфа "Нур" татар дәүләт театры минем "Туташ"ны сәхнәгә менгерә. Спектакль итеп күрергә өметләнеп, үземнең роман буенча пьеса итеп тә эшләгән идем, Аллага шөкер, "Яратып туялмадым" дигән исем белән ул Кариев театрында да дөнья күрде (режиссеры - Ренат Әюпов). 24, 25 майда исә Уфада премьера, Алла боерса. Нәкъ менә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская нигез салган, "Нур" дип исем кушкан театрның бу әсәргә тотынуына зур рәхмәт! Җитмәсә, премьераның Волжская туган айда көтелүе дә нур өстенә нур) Актрисаның туган елы җиде кат сер астында калса да, аның истәлекләрендәге: "Минем туган көнемдә Тукай энҗе чәчәкләре бүләк итте", - дигән сүзләр туган ае, чыннан да, майдыр, дип ышанырга мөмкинлек бирә. Димәк, "Нур" театры аның туган көненә искиткеч зур бүләк әзерли!"

Комментарийлар