Логотип «Мәйдан» журналы

Уфа галимнәре башкорт теленең ун томлы академик сүзлеген төзеп бетергән

Башкорт галимнәре “Башкорт теленең академик сүзлеге” ун томлыгы лингвистик проектын тәмамлаган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Фото: bashinform.ruСүзлек төзү буенча эш 2006 елдан...

Башкорт галимнәре “Башкорт теленең академик сүзлеге” ун томлыгы лингвистик проектын тәмамлаган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.



1280 Фото: bashinform.ru



Сүзлек төзү буенча эш 2006 елдан бирле алып барылган. Сүзлекне профессор, филология фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фирдәвес Хисаметдинова җитәкчелегендә Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшерү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының тел йөрәнү бүлеге хезмәткәрләре төзегән.
“Башкорт теленең академик сүзлеге” төрки телләрне өйрәнүдә аналогы булмаган аңлатмалы-тәрҗемә сүзлек булып санала, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
Сүзләрнең һәм фразеологизмнарының башкорт телендә аңлатмасы һәм рус теленә тәрҗемәсе бирелә. Сүзләр рус, инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемә ителә. Сүзлектә төрле лексик материал бар. Ул заманча башкорт теленең гомумкулланылыштагы лексикасын, киң таралган диалектизмнарны, искергән һәм яңа сүзләрне, фәнни һәм халык терминологиясен үз эченә алган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177051/

Комментарийлар