Логотип «Мәйдан» журналы

Уфа чәк-чәге рекордлар китабына кертелде

Уфада Гашыйклар көне уңаеннан чәк-чәк пешерүләре хакында хәбәр иткән идек инде. 1143,5 кг булган татлы ризык дөньядагы иң авыр чәк-чәк буларак Россиянең рекордлар китабына да кертелгән.Чәк-чәкне 10 кө...


Уфада Гашыйклар көне уңаеннан чәк-чәк пешерүләре хакында хәбәр иткән идек инде. 1143,5 кг булган татлы ризык дөньядагы иң авыр чәк-чәк буларак Россиянең рекордлар китабына да кертелгән.




Чәк-чәкне 10 көн буе 20 пешекче өч смена дәвамында әзерләгән. Милли ризыкны әзерләү өчен 750 кг он, 7 меңнән артык йомырка һәм ярты тонна бал киткәнлеге хакында хәбәр итә «Башинформ».

Комментарийлар