Логотип «Мәйдан» журналы

Удмуртия татарларының "Яңарыш" газетасына 25 ел тулды

9 апрель көнне Удмуртия татарларын берләштергән, аларның тормышын атна саен яктыртып торган "Яңарыш" газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Удмуртия башлыгы Александр Соловьев редакция хезмәткәрләр...


9 апрель көнне Удмуртия татарларын берләштергән, аларның тормышын атна саен яктыртып торган "Яңарыш" газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Удмуртия башлыгы Александр Соловьев редакция хезмәткәрләре белән очрашып, газетаның эшчәнлеген югары бәяләде.




35C235DA-EE80-45E2-9596-A00CE461C790_w600_r0_s
Тантана Удмуртия башлыгы Александр Соловьев белән очрашудан башланды. Республика җитәкчесе редакция коллективы белән очрашты. Кызыксынып, төрле елларда бәйгеләрдә алган бүләкләре белән танышты. “Республикада иң яхшы басмаларның берсе булып исәпләнә газета. Сезгә озак еллар беренчелекне бирмәскә теләгем”, диде Александр Соловьев.
“Яңарыш” газетасы редакциясе иркен бүлмәдә урнашкан. Һәр хезмәткәрнең өстәлендә заман таләбенә туры килгән техник җиһазлар. Кирәкле мәгълүматны интернет аша да тиз генә табу мөмкинлеге бар. Газета мөхәррире Рәмзия Габбасованың бүлмәсендә бу елларда төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган дипломнар, бүләкләр. Рәмзия ханым үзе “Яңарышта” инде ике дистә ел. Соңгы биш ел мөхәррир вазифасын башкара. “Төрле елларда төрлечә булды. Редакциянең матди хәле илдәге сәяси хәлләр белән дә, икътисади хәлләр белән дә бәйле. Соңгы елларда редакциянең матди кыенлыклары күргәне юк. Мин редакциягә баш мөхәррир булып билгеләнгәндә миллион сумга хәтле бурычыбыз бар иде. Бүген инде без бурычлардан башка яшибез. Монда матбугат һәм мәгълүмат агентлыгының да өлеше зур. Алар безгә тиешле ярдәмне һәрвакыт күрсәтеп тордылар. Безнең сүзгә колак салдылар”, диде Рәмзия Габбасова.
6EF14175-A29B-463A-B7F6-3E824F2DFEA6_w600_r0_s
Бүген “Яңарыш” газетасы аягында нык басып торучы басма. Тиражы да, рус телле газеталар белән чагыштырганда шактый зур – дүрт меңнән артык. 25 ел элек газета нәшер итүнең максаты, аның беренче саны ничек тууы хакында хатирәләре белән ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев уртаклашты. “Халыкка мәгълүмат җиткерү, берләштерү иде безнең максат”, диде Мәсгут ага.
Берничә кеше әлеге идеяне тормышка ашырырга алына. Материаль база юк, нәшрият өлкәсендә дә тәҗрибәле белгечләр дә, журналистлар да булмавы аларга киртә булмый. Беренче санын Мәсгут ага Гаратуев, Ибраһим Биектаулы, Фәнзилә Салихова, Ринат Гарнаев эшлиләр. Аны принтта бастыралар.
Газетаны ТИҮнең беренче корылтаенда җыелган халыкка өләшәләр. Шушы листовкадан “Яңарышның” олы тарихы башлана да инде. “Без, милли хәрәкәтне оештыручылар, газетаны халкыбызны берләштерүче мөстәкыйль басма буларак ачтык, татар халкының мәнфәгатьләре турында язып чыктык, биш ел дәвамында газета бәйсез булды”, дип искә алды Мәсгут ага Гаратуев. Әмма ТИҮнең финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле, аны сөйләшеп, бу эштә милләттәшебез, ул елларда Ижау типографиясе директоры Нәзирә Касимова, газетаны бюджет карамагына кертергә ярдәм итә.
“Бүген дә газета беренче елларда куйган юнәлештә эшен алып бара, зур уңышларга иреште. “Яңарыш” биш тапкыр “Бәллүр каләм”гә ия булды, ике тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Татар рухы” конкурсында җиңү яулады”, дип дәвам итте газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.
Әлбәттә, газетаның укучылар өчен кызыклы, бай мәгълүматлы булуының төп нәтиҗәсе – хезмәткәрләрдән тора. Бүген газетада журналистика яисә татар теле факультетларын тәмамлап килгән хезмәткәрләр эшли.
Удмуртиянең татарлар яшәгән мәктәпләрендә татар телен укыту, милли тәрбия бирү мәсьәләләре “Яңарыш”та даими яктыртылып тора. Редакциягә язмаларын ана теле укытучылары, тәрбиячеләр, ата-аналар да юллый. Балалар да “Алтын йомгак” битендә каләм чарлый. Аларның уңышлы язмалары, рәсемнәре, башваткычлары, хәтта фәнни эшләре дә дүрт ел рәттән “Алтын йомгак” журналында басылып чыкты.
“Балаларга үз язмаларын газетада күрү сөенеч тудырып, тагын да матур иншалар язарга этәргеч бирсә, өлкәннәргә дә газетада үз иҗат җимешләрен күрү, үз фикерләрен газета укучыларына җиткерү мөһим”, диде шагыйрь Ибраһим Биектаулы.
“Яңарыш” газетасы беренче саныннан ук шигърияткә зур игътибар юнәлтте. Каләм тибрәтүче милләттәшләребезнең иҗат җимешләре “Әдәби сәхифә” битендә дөнья күрә. Алар газетага төрле юллар белән килгән. Ринат Батталовны исә газетаның беренче мөхәррире Фәрсил Мәхиянов чакырган. Гыймран Сафин, радиозаводта эшләгән чорда ук шигырьләре белән укучыларны таныштыра башлый. Соңрак алар икесе дә бик җитди публицистик мәкаләләре белән дә укучылар игътибарын җәлеп итте.
“Яңарыш”ның “Әдәби сәхифәсендә” һәм “Ижау - иҗат мәйданы” битләрендә дөнья күргән авторларның китаплары да басылып чыкты. Җирле авторлар бастырган китаплар саны да инде җитмешкә якын. Биш автор берничә ел элек Татарстан һәм Удмуртия язучылар бекрлекләренә әгъза итеп кабул ителде. Яшь авторлар белән дә бу юнәлештә эш алып барыла.
Милләттәшләребез өчен “Яңарыш” - публицист мөнбәре дә. Бүгенге заман кимчелекләрен ачыклап, сәясәтне аңлатып, икътисад һәм матди темаларга тирән эчтәлекле күзәтүләр әзерләү – шагыйрьләр бу темаларны да читләтеп үтми.
Газетадан һәр катлам укучы үзе өчен кызыклы мәгълүмат туплый ала. Яшьләр битендә талантлы, милли җанлы егет-кызларга багышлап күп язмалар урын алды. Шул ук вакытта хәбәрчеләр кызыклы проектлар белән чыкты. Гүзәл Шакирова “Могҗизалар кыры” һәм “Син – минеке, мин – синеке” проектлары авторы. Соңгы проектны укучылар дәвам итәргә сорый.
Үткән гасыр азагында ана теле мәктәпләрдә укытылмау сәбәпле, татар балалары да рус телендә иҗат итә.Әмма аларның шигырьләрен, язмаларын да тәрҗемә итеп, “Янарыш”та бастырып чыгарабыз, диде Гүзәл Шакирова . Ә яшьләр газетаны сайттан укып белә. Сайтны булдыруны газета хезмәткәрләре үзләре тәкъдим итә.
Газетада һәр катлам укучы үзен кызыксындырган темага язма таба ала. Ислам дине нигезләре белән таныштыручы “Дин һәм әхлак” битендә дин кардәшләребез үзләренә кирәкле язмалар укый, сорауларына җавап ала.
“Яңарыш” бер листовкадан чыга башлап, бүген инде 16 битле булып гаиләләргә ирешә. Ул инде хәзер ак-кара төстә генә түгел “күлмәген” аллы-гөлле итте. Төсле булып чыгуы газетага укучылар игътибарын тагын да күбрәк юнәлтте. Бәлки шуңа да балалар мәкаләләрен дә, рәсемнәрен дә газетага бик теләп җибәрә. Күпләре әниләре үрнәгендә яза башлый. Гөлнара Вәлиеваның улы Нияз шундыйлардан.
Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Газета укучы кулына килеп керү өчен күп кенә этаплар уза. Бүген техник мөмкинлекләр моны җитез генә эшләргә ярдәм итә. Басманың беренче санын җыюда күп киртәләр аша үтәргә туры килә. Әле типографик ысул белән бастырыла башлагач та, аңа күп көч куярга кирәк була. Хәтта бер ел аны Татарстанның Әгерҗе типографиясендә бастырып, Удмуртиягә алып кайту үзе бер проблема булып торды. Ул елларда Ижау типография директоры булып билгеләнгән Нәзирә Касимова татар басмасын шәһәрдә нәшер итү өчен ярдәмгә килә. Татар шрифтлары алып кайтып, газета биредә чыга башлый.
Газетаны беренче елларда иске генә машинкада баскан Гөлүсә Гыйбадуллина, Казакъстаннан кайткан туганнары күреп, аңа казакъ шрифты белән машинка җибәрәләр. Аны татарчага алыштырып, берничә ел язмаларны шунда җыя Гөлүсә ханым. Бераз соңрак улы Рөстәм аларга компьютерны үзләштерергә ярдәм итә.
Гөлүса Гыйбадуллинаның зәңгәр дәфтәре – һәр журналистның хыялы. Тик күпләр күңелендә бу хыял гына булып кара. Гөлүсә Гыйбадуллинаның дәфтәрләрендә хезмәткәрләр тормышына кагылган кызыклы һәм мәзәк хәлләр һәм авторларга багышлап язылган юллар да саклана.
Бүген чыккан саннарны элеккеге еллардагы битләр белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Газетаны аякка бастыруда зур тырышлык куйган Закуан Нуретдин беренче елларда аның артыннан күпме йөрергэ туры килүен исенә төшерде. Закуан Нуретдин “Яңарыш”ны җиде ел җитәкләде. Амур Фәлах, Ирек Шәриповның да “Яңарыш”ны укучы күңеленә хуш килерлек басма итүдә рольләре зур булды.
“Яңарыш”ны күп кеше үз итә. Элемтә бүлекләре аша яздырып алу кыйммәткә төшүе сәбәпле, милләттәшләребез газетаны тарату нокталарыннан яисә редакциядән килеп ала.Кәрәм ага Гыйләҗев Ижаудан 40 чакрым булган Якшур-Бодья районыннан килеп ала һәм милләттәшләребезгә тарата.
25 ел дәвамында газета Удмуртия татарлары тарихын барлаучы булып тора. Газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре саны да шактый. Алар журналистлар белән бергә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, үстерүдә, татар халкының мәнфәгатьләрен яклауда зур өлеш кертә.
Башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. 2016 елның башында газета тагын бер бәйгедә җиңүче булды. Русия күләмендә уздырыла торган Русия матбугатының “Алтын фонды” дигән билгесен йөртү хокукына ия булдык. Әле мондый Русия күләмендәге рус газеталары арасындагы бәйгедә катнашыбыз юк иде. Беренче тапкыр катнашып, III дәрәҗә билгегә ия булдык. Бу инде газетаның чынлап та шушы стандартларга туры килә торган, укучылар һәм журналистика таләпләренә туры килә торган газета булуын раслый. Бу уңышта, бу дәрәҗәгә уртак көч белән укучыларыбыз, хәбәрчеләрнең, редакция хезмәткәрләренең, милли хәрәкәт вәкилләре, милли оешмаларның барысының да өлеше зур”, диде Рәмзия Габбасова.
Татар газетасы республикада яшәүче милләттәшләребезнең тормышындагы вакыйгалар, шәхесләр белән таныштыручы да, халыкны берләштерүче дә чара да булып озак еллар нәшер ителсен.


 
Чыганак: http://www.azatliq.org



Комментарийлар