Логотип «Мәйдан» журналы

Тычкан бизгәген йоктырмау өчен нәрсә эшләргә?

Май аеннан ноябрьгә кадәр кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән зарарлану куркынычы арта. Вирусны тычканнар тарата: кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланы...

Май аеннан ноябрьгә кадәр кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән зарарлану куркынычы арта. Вирусны тычканнар тарата: кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та кеше зарарланырга мөмкин.
Бу куркыныч чирне йоктырмау өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Кимерүчеләрне юк итегез. Моның өчен язын һәм көзен тычканнарга каршы агу һәм капкан кулланыла. Үлгән тычканнарны перчатка киеп тотыгыз, аларны яндырырга кирәк, яки 50 сантиметр тирәнлеккә җиргә күмегез.
Бакчада һәм аның янындагы территориядә азык-төлек калдыкларын, яшелчә яфракларын, үлән һәм төзелеш материалларын бергә җыеп өеп, чүплек ясамагыз.
Бакча өен, битлек һәм перчатка киеп, дезинфекция эремәләре салынган суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп җыештырыгыз.
Язын бакча сезоны ачылу белән өйне җилләтергә, урын-җир кирәк-ярагын үтүкләргә яисә тышка чыгарып, кояш астына эләргә кирәк.
Бакчада эшләгән вакытта ашаудан, тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк. Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап югач, табын артына рәхим итегез.
Өйдә азык-төлекне тычканнар кермәслек урында, ябык савытта саклагыз. Бакчада җиләк-җимешне, яшелчәне яхшылап юып ашагыз.

Фото: pixabay.com


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Tichkan-bizg-gen-yoktirmau-chen-n-rs-eshl-rg-766820/

Комментарийлар