Логотип «Мәйдан» журналы

Тузганак чәчәгеннән бал әзерлибез..

***1 литр суга 200 тузганак чәчәге салып, туралган 1 лимон өстиләр дә, 6 сәгать төнәткәч, 2-3 кат марля аша сөзеп, яхшылап сыгалар. 1 кг шикәр өстәп, 1,5 сәгать пешерәләр. Тәме балны хәтерләтсә дә, мо...

***
1 литр суга 200 тузганак чәчәге салып, туралган 1 лимон өстиләр дә, 6 сәгать төнәткәч, 2-3 кат марля аша сөзеп, яхшылап сыгалар. 1 кг шикәр өстәп, 1,5 сәгать пешерәләр. Тәме балны хәтерләтсә дә, мондый кайнатма аңардан сихәтлерәк санала һәм хәтта бавыр циррозын да дәвалый.
***
200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга.
Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы.
 

Фото: https://vk.com/salamtlek


Чыганагы: https://vk.com/salamtlek

Комментарийлар