Логотип «Мәйдан» журналы

«Туым жондозы» юбилей гала-концерты узачак

13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты уза...

13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Аңа бәйгенең алдагы ел җиңүчеләре, төрле номинацияләрдә беренче дәрәҗә лауреатлар, шулай ук “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчеләре чакырылган.
«Туым жондозы» фестивале ун ел элек Татарстан Республикасы Иҗтимагый керәшен оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган иде. Соңрак аны гамәлгә куючылар арасына “Туганайлар” газетасы һәм “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле керде.
Конкурсның жюри рәисе – фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.
Мәгълүмат өчен. “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя.

Комментарийлар