Логотип «Мәйдан» журналы

Тукайга багышланган 3,5 метрлы һәйкәл Башкортстанда Татарстан көннәре вакытында ачылачак

Быелның апрель аенда Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. 3,5 метр биеклектәге бронза монументны Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында тәкъдим итәчәкләр. Татарстанның Башко...

Быелның апрель аенда Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. 3,5 метр биеклектәге бронза монументны Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында тәкъдим итәчәкләр.
Тукайга багышланган 3,5 метрлы һәйкәл Башкортстанда Татарстан көннәре вакытында ачылачакТатарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Башкортстанда Татарстан көннәре үткәрелү уңаеннан, Тукай һәйкәле турындагы тәкъдим белән Башкорстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы администрациясе җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Анда идеяне хупладылар һәм тиешле күрсәтмә бирделәр. Монумент Уфаның «Нур» татар дәүләт театры янында урнаштырыла. Бу Башкортстан татарлары өчен мөһим вакыйга», - диде Ранэль Зиннәтуллин.
Монументның конкрет параметрлары хакында сөйләгәндә, Ранэль Зиннәтуллин һәйкәлне Мәскәүдә коюларын искәртте. Аның биеклеге 3 метрдан артып китә.
«Бронза һәйкәлне Мәскәүдә коячаклар. Аның биеклеге 3,5 метр тәшкил итә. Миңа һәйкәлнең макетын күрсәттеләр, аны республикабыз җитәкчелегенә тапшырдым», - диде Ранэль Зиннәтуллин.
Һәйкәл 17 апрельдә тантаналы төстә ачылыр дип көтелә.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182179/

Комментарийлар