Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай шигырьләре — төрек телендә

Татарстан Язучылар берлегенең химаячелегендә Бөек Тукаебызның тууына 130 ел уңае белән төрекчәгә тәрҗемә ителгән  130 шигыреннән торган китап  шушы көннәрдә “Ауразия Язучылар берлегенең үз нәшрияты бу...

Татарстан Язучылар берлегенең химаячелегендә Бөек Тукаебызның тууына 130 ел уңае белән төрекчәгә тәрҗемә ителгән  130 шигыреннән торган китап  шушы көннәрдә “Ауразия Язучылар берлегенең үз нәшрияты булган Анкарадагы “Бәнгү” нәшриятында дөнья күргән.
Tukaj-torek
Әлеге хезмәтне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче Фатих Кутлу белән төрек шагыйре Али Акбаш башкарган. Тукаебызның шигырьләре тәүге тапкыр  шушы кимәлдә төрекчәгә тәрҗемә ителә һәм җитмеш җиде миллион Төркия халкы ниһаять Тукайны танып белү, ярату-соклану мөмкинлегенә ия булачак. Төрек әдипләре, галимнәре хәзер Тукайның шигъриятен чын мәгънәсендә күз аллый алачак һәм аңа лаек бәяне бирә башлаячаклар.

Cүз уңаеннан, Төркиядәге Ауразия Язучылар берлегенең “Кардәш Каләмләр” журналы  бөек шагыйребез Тукайның  тууна 130 ел уңае белән апрель санын тулысы белән шагыйрьгә багышлап чыгарган. Әлеге санны эшләп чыгару Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче Фатих Кутлуның идеясе булган. Шушы санга барлык материалларны туплап тәрҗемә итү эшен дә Фатих Кутлу үзе башкарган.
 
 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар