Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгел...

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.
20210426_1810551
Флера Гыйззәтуллина — «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен;
Ләбиб Лерон — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен
Николай Алешков — тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен;
Марат Кәбиров — «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен;
Рашат Низамиев — «Уч төбендө-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен;
Йолдыз Шәрапова — «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен;
Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр;
Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер;
Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов;
«Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев;
Анатолий Егоров — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен;
Кадим Җәмитов — татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен;
Илһам Байтирәк — «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен;
Риф Гатауллин — музыкаль җыентыклары өчен;
Фаяз Хуҗин — тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен;
Раилә Гарипова — татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен;
Рифхәт Якупов — милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен;
Елена Алексеева — «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен;
Фирдәвес Ханов — Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен.
Лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


Фото: "Татар-информ" архивы



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/11-03-2022/tukay-premiyasen-kandidatlar-isemlege-bilgele-5851112

Комментарийлар