Логотип «Мәйдан» журналы

«Тукай иле» иҗади бәйгесендә катнашу өчен эшләр тапшыру вакыты озайтылды

II «Тукай иле» иҗади конкурсын оештыручылар бәйгегә эшләр тапшыру вакытын 2022 елның 15 апреленә кадәр озайтты. Башта 5 апрельгә кадәр кабул ителәчәк диелгән иде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы...

II «Тукай иле» иҗади конкурсын оештыручылар бәйгегә эшләр тапшыру вакытын 2022 елның 15 апреленә кадәр озайтты. Башта 5 апрельгә кадәр кабул ителәчәк диелгән иде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне катнашырга чакыралар. Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгене Мәскәү Татарлары автономиясе Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештыра.
Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре 2022 елның 26 апреленә кадәр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү Татарлары автономиясенең рәсми сайтларында урнаштырылачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 апрельдә – Туган тел көнендә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tukai-ile-iadi-baigesenda-katnasu-ocen-eslar-tapsyru-vakyty-ozaityldy-5852777

Комментарийлар