Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим ителде

Язучылар берлегендә — проза hәм балалар әдбиятының берләштерелгән утырышында Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим итү булды, дип яза Язучылар берлеге матбугат хезмәте.Остаханәләрнең берләшкән утырышын Т...

Язучылар берлегендә — проза hәм балалар әдбиятының берләштерелгән утырышында Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим итү булды, дип яза Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
dsc03365
Остаханәләрнең берләшкән утырышын Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт алып барды.
Балалар остаханәсе Дәүләт премиясенә кандидат итеп татар һәм рус телләрендә чыккан «Йолдызстан батыры»/ «Звездный витязь» (ТКН/ТКИ, 2014 ел/г.) китаплары өчен шагыйрә Резеда Вәлиеваны; Проза остаханәсе «Игезәкләр йолдызлыгы» (ТКН, 2016), «Карурманда кара песи» (ТКН, 2015) китаплары өчен Камил Кәримовны; «Олы юл да сикәлтәле» (ТКН, 2007), «Сөеп туймас чакларың» (ТКН, 2011), «Кая чабасың, гомер юртагы?» (ТКН, 2015) трилогиясе һәм «Гомер – яшәр өчен» (ТКН, 2012) җыентыгы өчен Рәфкать Кәрамине тәкъдим итте.
Утырышта кандидатларның иҗатлары буенча Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Шәрапова, Фарсель Зыятдинов, Хәбир Ибраһим, Хәнәфи Бәдигый, Фәрит Яхин, Марат Закир, Нәҗибә Сафина, Марат Әмирханов һ.б. чыгыш ясады.
Остаханәләр тәкъдим иткән кандидатуралар Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышында каралачак.
Язу­чы­лар Бер­ле­ге­нең Чал­лы бү­ле­ге Ту­кай бү­лә­ге­нә язу­чы, ша­гыйрь, пуб­ли­цист, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, Га­яз Ис­ха­кый, Һа­ди Ат­ла­си исе­мен­дә­ге әдә­би пре­ми­я­ләр ия­се Ай­дар Хә­лим­не тәкъ­дим ит­те.
Ул "Та­тар сол­да­ты", "Ти­лер­гән си­рень", ике ки­сәк­тән тор­ган "Та­лант. Шә­хес. Яз­мыш" ки­тап­ла­ры өчен Ту­кай пре­ми­я­се­нә ла­ек дип та­был­ды.
 
 
 

Комментарийлар