Логотип «Мәйдан» журналы

Тукайга тагын бер һәйкәл!

Габдулла Тукайның туган көнендә бөек шагыйребезгә тагын бер һәйкәл – бюст ачылды.

Мөслим районы Мәлләтамак авылында Тукай исемен йөрткән паркка урнаштырылды ул. Тантанага Мәлләтамак авылы халкы, танылган язучылар, мәгариф ветераннары, балалар, мәктәп укучылары җыелган иде. Чарада балалар Тукай шигырьләрен башкардылар, Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
Шунысын да әйтик, мәдәни парк булдыру һәм бөек шагыйрьгә бюст урнаштыру инициаторы– тумышы белән Мәлләтамактан булган, хәзер «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов. Чарада ул үзе дә катнашты – әлеге идеянең ничек тууы турында сөйләде. Танылган язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм башка дәрәҗәле кунаклар Мәлләтамак авылы халкын бәйрәм белән тәбрикләделәр.

 

 

Фото: «Муслюмовский муниципальный район» Вконтакте төркеме

Видео: Хәлил Фәрдиев

Комментарийлар