Логотип «Мәйдан» журналы

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе секция утырышлары уздырыла

Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелә. Фото 2015 елгы архивтанӘлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен...

Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелә.
Фото 2015 елгы архивтан Фото 2015 елгы архивтан
Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.
Барысы 4 секциядән гыйбарәт конференциянең бүген 2 секциясе гамәлдә. Аерым алганда, укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә үткәрелә. Бүген анда “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр карала. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булып, ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашуга корыла. Сөйләшү исә татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр; укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы турында була.
Алга таба журналистикага багышланган “Кызыл тышлы дәфтәрдән” секциясен 30 мартта ТР Дәүләт Советында үткәрү ниятләнә - бу хакта татар телендә белем бирә торган Ф.Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе сайтында әйтелә. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).
Шулай ук “Театр яктылыкка, нурга илтә!” секциясе каралган, ул, исеменнән аңлашылганча, драматургиягә нисбәтле һәм татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясен исә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм югарыда әйтелгән 12 нче гимназия оештырган.
Белешмә өчен. Туфан Миңнуллин татар драматургиясен, татар театрын СССР халыклары дәрәҗәсенә күтәрүдә олпат хезмәт керткән классик драматург, күренекле язучы, публицист, кыю җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче буларак гомуммәгълүм. ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле гражданы ул.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар