Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Новгород өлкәсендә федераль Сабан туе гөрли

15-16 июль көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә XVI федераль Сабан туе узачак. Төп чаралар 16 нчы июльгә билгеләнгән. Ә 15 нче июль көнне Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узачак. Шулай...

15-16 июль көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә XVI федераль Сабан туе узачак.
i (13)
Төп чаралар 16 нчы июльгә билгеләнгән. Ә 15 нче июль көнне Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү чарасы оештырыла.
16 нчы июльдә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында татар халкының күренекле шәхесләре Р. Ваһапов белән Х. Бигичевка һәйкәлләр ачу тантанасы узачак. Аннан соң Р. Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең гала-концерты үткәрелә. 1 нче Май исемендәге паркта "Локомотив" стадионында Сабан туеның тантаналы ачылышы сәгать 11 дә көтелә. Мәртәбәле кунаклар чыгышыннан соң, Татарстан һәм Түбән Новгородның иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында концерт программасы әзерләнгән. Кече сәхнәдә "Татарстан Республикасының татар утары" мәйданчыгы ачылачак.
Сабан туенда Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. ТР һәм Түбән Новгород өлкәсе халык сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк. Көрәш мәйданында спортчылар ТР Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе призларына бил алышачак. Сабан туен ябу тантанасында "Федераль Сабан туе" символы Әстерхан өлкәсенә рәсми рәвештә тапшырылачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Комментарийлар