Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады

“Түбән Кама нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган предприятие файдалануга тапшырылды. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстә...

“Түбән Кама нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган предприятие файдалануга тапшырылды. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
0108-1 Фото: tatarstan.ru
Изобутилен изопрен җитештерү өчен кулланылачак, ә ул синтетик һәм бутиллы каучук җитештерүдә төп компонент булып тора.
Яңа җитештерү предприятиесе изопрен-мономер заводының өч инвестиция проектының икенчесе булып тора. Ул СКИ-3 изопрен каучугын елына 330 мең тоннага кадәр җиткерү программасында тормышка ашырыла. Моннан тыш, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар