Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада чиркәүгә килгән берәүнең баласын урлаганнар

Түбән Кама районында берәүнең 9 айлык баласын урлаганнар. Җинаять кылучыны тотканнар инде. Ул 40 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.24 сентябрь иртәсендә Оксана Ку...

Түбән Кама районында берәүнең 9 айлык баласын урлаганнар. Җинаять кылучыны тотканнар инде. Ул 40 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.
i (14)
24 сентябрь иртәсендә Оксана Кузнецова исемле хатын-кыз Түбән Кама районы Олы Афанас авылындагы гыйбадәтханәгә килә. Караучысыз калдырылган бала арбасындагы 9 айлык сабыйны күрә һәм аны үзе белән алып, качып китә. Кызының юкка чыгуын күреп алган әни кеше тиз арада полициягә хәбәр итә. Ә үзе гыйбадәт кылырга килгән берәүнең машинасы белән карак хатын-кызны куып китә. Угрыны чиркәүдән ерак түгел урында тоткарлыйлар, Оксана Кузнецова үз гаебен таныган, әлеге гамәлен баланы ошатып өлгерүе белән аңлаткан.
Тикшерү эше дәвам итә.
 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар