
Экспозициядә Түбән Кама районында яшәп иҗат итүче 25 рәссамның барлыгы 60лап хезмәте урын алды. Алар арасында – Илдус Мортазин, Олег Исаев, Владимир Никольский, Айзирәк Мостафина, Геннадий Капитов кебек исемнәре яхшы таныш рәссамнар бар. Ә Кристиан Апостола тәхәллүсе белән иҗат итүче 22 яшьлек рәссам бу күргәзмәнең ачышы булды. Абстракционизм стилен үз итүче яшь рәссам Түбән Камага дүрт ел элек Молдавиядән күченеп килгән, хәзер ул шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллана.
Комментарийлар