Логотип «Мәйдан» журналы

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Октябрь революциясе көне белән котлады

7 ноябрь - 1917 елгы Октябрь революциясе көне. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Октябрь революциясе көне уңаеннан республика халкына котлау белән мөрәҗәгате:"Хөрмәтле татарстанлы...

7 ноябрь - 1917 елгы Октябрь революциясе көне.
 
de3675076b38b42fddb70c5f693002e6_xl
Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Октябрь революциясе көне уңаеннан республика халкына котлау белән мөрәҗәгате:
"Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Октябрь революциясе көне уңаеннан тәбрик итәм.
Бу бәйрәм – күпмилләтле илебез халкының үз тарихына, ата-бабаларыбызның гамәлләренә һәм казанышларына, буыннан-буынга күчә килгән гореф-гадәтләргә һәм рухи хәзинәләргә ихтирам саклавының ачык чагылышы ул.
Татарстан Республикасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм тату гаилә булып, дуслыкта һәм тынычлыкта яши. Безне үткәнебезгә сакчыл карау, киләчәгебезнең лаеклы булуын тәэмин итү омтылышы берләштерә. Чын йөрәктән һәммәгезгә исәнлек-саулык, бәхет, рухи күтәренкелек, илгә-көнгә тынычлык телим".

Комментарийлар