Логотип «Мәйдан» журналы

ТР икътисад министры Дагыстан премьер-министры вазифасына дәгъва кыла

Вакытлыча Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев Дагыстан Халык җыенында республика хакимияте рәисе итеп ТР икътисад министры Артем Здунов кандидатурасын тәкъдим итте. Здунов кандида...

Вакытлыча Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев Дагыстан Халык җыенында республика хакимияте рәисе итеп ТР икътисад министры Артем Здунов кандидатурасын тәкъдим итте.
333599-innerresized600-600-ecd93edc7cf0f0bc
Здунов кандидатурасы бүген, 7 февраль көнне, парламент сессиясендә каралачак.
Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Ул Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2006-2010 елларда "ТР Фәннәр академиясенең перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге" дәүләт оешмасының фән буенча директор урынбасары була.  2010 елдан - Татарстанның икътисад министры урынбасары. ТР икътисад министры вазифасын 2014 елдан бирле башкара. Ул икътисад фәннәре кандидаты. 
 
 
Чыганак: http://islam-today.ru

Комментарийлар