Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядә басылучы «Кардәш каләмнәр» журналының гыйнвар саны татар шагыйре Зиннур Мансуров иҗатына багышланган

Төркестанда 2017 елның сентябрь аенда Евразия Язучылар берлегенең инициативасы белән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессы үткәрелде.Әдәби җыен ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәният оешмасы тарафыннан о...

Төркестанда 2017 елның сентябрь аенда Евразия Язучылар берлегенең инициативасы белән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессы үткәрелде.
4m1iuwvq8ze
Әдәби җыен ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәният оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Анда 18 илдән 32 журналның баш мөхәррирләре катнашты. Әлеге җыенда Татарстан шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуровны «2018 елның әдәбият кешесе» итеп игълан итү һәм төрки дөньяны аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру турында карар кылынды.
Әлеге карар уңаеннан, Евразия берлеге тарафыннан нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» (Kardeş Kalemler) җурналының 133 нче, ягъни, быелгы беренче саны «2018 елның әдәбият кешесе» буларак милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Зиннур Мансуровка багышланган.
Басманың 4-37 битләрендә Зиннур Мансуровның «Милләтпәрвәр», «Батырша», «Һиҗрәт», «Озын көй» кебек 19 шигыренә урын бирелгән. Шагыйрьнең фотосурәтләре куеп әзерләнгән сәхифәдә аның тормыш юлы яктыртылган, бай иҗатына бәя бирелгән. Милләтәшебезнең шигырьләрен төрекчәгә филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин һәм төрек язучысы Атаман Калэбозан тәрҗемә иткән.
«Кардәш каләмнәр» (Kardeş Kalemler) җурналының махсус санына кереш мәкалә ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы җитәкчесе Дүсән Касаинов тарафыннан язылган. Журнал җитәкчелеге белдергәнчә, Зиннур Мансуровның иҗаты белән танышу ел ахырына хәтле дәвам итәчәк.
Мәгълүмат өчен: «Кардәш каләмнәр» (Kardeş Kalemler) җурналы — Евразия Язучылар берлегенең айга бер чыга торган периодик басмасы. Ул Төркиянең башкаласы Әнкарәдә нәшер ителә. Журналның беренче саны моннан ун ел элек дөнья күрде. «Кардәш каләмнәр» — төрки дөньяның беренче һәм бердәнбер әдәби җурналы. Бу көнгә хәтле анда, баш мөхәррире Якуп Өмәроглуның тырышлыгы белән, Евразия җирлегендәге төрки милләтләрнең әдипләре, аларның иҗатлары танытылды. Алар арасында Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Аяз Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Рәмис Аймәт кебек татар язучы һәм шагыйрьләре дә бар.
 
Рушания Алтай,

Татар информ

 

Комментарийлар