Логотип «Мәйдан» журналы

Төргәк кәгазьләреннән искиткеч күлмәкләр

Яңа ел – бүләкләр бирешү вакыты. Күпләр аларны матур кәгазьгә төреп, тасмалар бәйләп бүләк итәргә ярата. Нәтиҗәдә, төргәкләрне ачкач, өйдә бихисап кыштырдык төсле кәгазьләр җыела. Аларның урыны, әлбәт...

Яңа ел – бүләкләр бирешү вакыты. Күпләр аларны матур кәгазьгә төреп, тасмалар бәйләп бүләк итәргә ярата.
1514528829_bumazhnye-platya
Нәтиҗәдә, төргәкләрне ачкач, өйдә бихисап кыштырдык төсле кәгазьләр җыела. Аларның урыны, әлбәттә, чүп савытында, дип уйлый күпләр. Ләкин АКШның Төньяк Каролина штатында яшәүче Оливия Мирс түгел.
Талантлы Оливия бүләк төргән кәгазьләрдән искиткеч күлмәкләр иҗат итә.
Бу фикер аңа 2013 елда килә. Беренче күлмәге күп уңай бәяләр алгач, ул ел саен бер матур кичке күлмәк әзерли башлаган.
Оливиянең мондый кәгазьләрдән иҗат иткән күлмәкләре патша кызлары көнләшерлек!
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар