Логотип «Мәйдан» журналы

Төнлә Татарстанда 30 градус салкын булачак

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында 20-25 градуска кадәр салкын, ә аязганда температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр ит...

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында 20-25 градуска кадәр салкын, ә аязганда температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә Татарстанда 30 градус салкын булачак
Көндез температура 15-20 градус салкын булачак, бу нормадан 7-8 градуска түбәнрәк.
Салкыннар Татарстанга чираттагы антициклон килү белән бәйле, аның йогынтысы 27 гыйнвар төнендә дә сакланачак. Һава температурасы 18-23 градус, ә аязганда республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Көндез якшәмбе бераз кар явачак. Температура −11..-16 градус булачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе Татарстанда салкын һава, бераз кар явуы көтелә. Төнлә республикада температура −13..-18 градус, ә көндез − 8-13 градус салкын.

Фото: архив/Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179545/

Комментарийлар