Логотип «Мәйдан» журналы

Томск галимнәре яман шешне дәвалау өчен яңа препарат эшләп чыгарырга җыена

Томск галимнәре 2020 елга онкологиядән дәвалау өчен, радиофармпрепарат эшләргә планлаштыра. Әлегә дөньяда андый препарат юк. Фото: pharmclusterkaluga.ruПрепаратны вузның "Тикшеренү төш реакторы" фәнни...

Томск галимнәре 2020 елга онкологиядән дәвалау өчен, радиофармпрепарат эшләргә планлаштыра. Әлегә дөньяда андый препарат юк.
64f1cdcef828e1635636c119c0af6fc5 Фото: pharmclusterkaluga.ru
Препаратны вузның "Тикшеренү төш реакторы" фәнни үзәгендә эшлиләр, ул Россиядәге бердәнбер университет реакторы.
Әлеге дару табибларга диагноз куярга ярдәм итәчәк. Шулай ук ул яман шеш күзәнәкләрен үтерү мөмкинлеге дә бирәчәк, дип белдерә Томск политехника университетының Физика-техника институты директоры Олег Долматов.
Аның әйтүенчә, политехниклар әлеге юнәлештә Томск Онкология фәнни-тикшеренү институты табиблары белән хезмәттәшлек итә. "2020 елга кадәр башкарып чыгарга өметләнәм. Хәзерге вакытка хәтле дөньяда бу препаратка тиңнәр юк. Эш зур коллектив белән алып барыла. Дөньяда бу юнәлеш "тераностика" дип атала, ягъни терапия плюс диагностика. Һәм ул бик актуаль", - ди галим.
 
 
Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Комментарийлар