Логотип «Мәйдан» журналы

Төбәкләр арасында иң куркыныч юллар – Татарстанда

Татарстан куркынычсызлык буенча Россия юллары рейтингында иң азаккы урынга урнашкан. Елның 8 аена ясалган күзәтү һәм тикшерүләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясалган.Әлеге тикшеренүләрне "Россия юллары курк...

Татарстан куркынычсызлык буенча Россия юллары рейтингында иң азаккы урынга урнашкан. Елның 8 аена ясалган күзәтү һәм тикшерүләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясалган.
298956e50dbf21cc0
Әлеге тикшеренүләрне "Россия юллары куркынычсызлыгы өчен" дип аталган үзәк белгечләре уздырган. Халкы 1 миллионнан күбрәк булган һәм юлларының гомуми озынлыгы 5 мең чакрымнан артып киткән 53 төбәк рейтингында Татарстан иң соңгы урынга урнашкан. Үзәк белгечләре Татарстан белән бәйле түбәндәге саннарга тукталган: юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр – 150, имгәнүчеләр – 2268 кеше, һәлакәтләр саны – 1880.
Гыйнвар-август аенда иң куркынычсыз юллар исемлеге рейтингында беренче баскычка Төмән өлкәсе күтәрелде. Икенче баскычта – Томск, өченчедә – Удмуртия.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар