Логотип «Мәйдан» журналы

Тиздән Яңа ел – кибетләрдә алданмагыз!

“Роспотребнадзор” идарәсе ил халкына Яңа ел алдыннан була торган сатып алуларда алданмаска кирәклекне искәртеп, кулланучылар хокукларын искә төшерде. Акция буенча алынган товарны да сатып алучы к...

“Роспотребнадзор” идарәсе ил халкына Яңа ел алдыннан була торган сатып алуларда алданмаска кирәклекне искәртеп, кулланучылар хокукларын искә төшерде.
 
Акция буенча алынган товарны да сатып алучы кире кайтарырга хокуклы. Әгәр товар формасы, фасоны,төсе, үлчәме, комплектациясе буенча сатып алган кешегә туры килмәгән икән, сатып алучы закон буенча аны кибеткә кире кайтарып, башка товарга алыштыруны, хакны төшерүне яисә акчаны кире кайтаруны таләп итә ала. Бәйрәм алдыннан кибетләрдә “бум” башлана, хаклар төшә, акция буенча сатылучы товарлар күбәя, күпләп алган очракта, ташламалар вәгъдә ителә...Үзегезне алдарга рөхсәт итмәгез, сак булыгыз һәм хокукларыгызны белегез!
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар