Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе фантастик әкият әзерли

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе “Миһербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин т...

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе “Миһербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.
“Миһербанлык” дип исемләнгән фентези тормыш авырлыкларын җиңү, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләү һәм хыялларны тормышка ашыру хакында”, диде Могҗиза” студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова, дип яза ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.
Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatrynyn-mogiza-studiyase-fantastik-akiyat-azerli-5853343

Комментарийлар