Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары башланды

22 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Фото: http://tinchurinteatr.ruТеатр фойесы...

22 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
dsc_4610 Фото: http://tinchurinteatr.ru
Театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән уеннар уйный, викторина сорауларына җавап бирелде. Тамаша залында тылсымлы маҗараларга бай "Әкият китабы" спектакле тәкъдим ителде. Шамил Фәрхетдинов иҗат иткән пьесаны К.Тинчурин театрының яшь артисты Зөлфәт Закиров сәхнәләштергән. Куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
dsc_4573
dsc_4702
Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Нәни тамашачыларга “Әкият китабы”ннан тыш, “Шүрәле-online” һәм “Али баба һәм өч карак” спектакльләре дә тәкъдим ителәчәк.
Татарча чыршы бәйрәмнәре Казанның “Әкият” курчак театрында һәм Кариев исемендәге театрда да башланып китте.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 
 

Комментарийлар