Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган кичә булды

Тинчурин театры Исламия Мәхмүтованың (1943-2019) «Күрәсем килгән иде…» спектакле куелуга 10 еллыкны билгеләп үтте.Спектакль алдыннан театр музеенда легендар актрисаны искә алу чарасы узды, дип хәбәр и...

Тинчурин театры Исламия Мәхмүтованың (1943-2019) «Күрәсем килгән иде…» спектакле куелуга 10 еллыкны билгеләп үтте.Спектакль алдыннан театр музеенда легендар актрисаны искә алу чарасы узды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Кичәне театр музее мөдире Розалия Чабатова оештырган.
Театр артистлары Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов, Резедә Төхвәтуллина, Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов һ.б. Исламия ханым турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдә мәшһүр артистларның кызлары — Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар да катнашты.

Тамашачыга Исламия Мәхмүтова иҗатына багышланган видеоролик күрсәтелде, викторина үткәрелде. Викторинада җиңүчеләргә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның «Мәхәббәт чишмәсе» китабы бүләк ителде.
«Күрәсем килгән иде…» спектакленнән соң Әлки районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева исеменнән актерларга легендар актриса Исламия Мәхмүтованың традицияләрен һәм мирасын саклаган өчен чәчәкләр тапшырылды.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


Фото: Тинчурин театрының матбугат үзәге 


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-01-2022/tinchurin-teatrynda-islamiya-m-hm-tova-i-atyna-bagyshlangan-kich-buldy-5848163

Комментарийлар