Логотип «Мәйдан» журналы

Тикшеренүләрдән соң, Тасмания университеты галимнәре социаль челтәрнең бер зур зыяны бар, дип раслаганнар

Социаль челтәрләрнең төп зыянлы үзенчәлеге шунда - аларда аккаунт тоткан кулланучылар холыкларын чынбарлыкка туры килми торган итеп күрсәтергә омтыла. Моннан тыш, социаль челтәр кулланучылары стрессла...

Социаль челтәрләрнең төп зыянлы үзенчәлеге шунда - аларда аккаунт тоткан кулланучылар холыкларын чынбарлыкка туры килми торган итеп күрсәтергә омтыла.
socseti
Моннан тыш, социаль челтәр кулланучылары стрессларга дучар булучан һәм аларга йомыкыйлык хас, дип яза Тасмания университеты галимнәре тикшеренүенә нигезләнеп, "Российская газета".

Галимнәр үткәргән тикшеренүдә 160 кеше катнашкан, алар берничә сорауга җавап биргән. Тикшерүнең максаты - социаль челтәрләрне даими куллануның нәтиҗәләрен өйрәнү, виртуаль alter ego үзенчәлекләрен ачыклау булган.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, галимнәр стресстан арыну методикасын уйлап чыгарачак, диелә хәбәрдә. Әлеге методика ике яклы тормыш алып барган кешене дәваларга ярдәм итәр. Дәвалау коралы буларак галимнәр шул ук социаль челтәрләрне кулланмакчы.
Дөньядагы иң зур социаль челтәр дип Facebook санала, аны кулланучылар саны 1,7 млрд кеше тәшкил итә.
Россиядә иң популяр социаль челтәр - ВКонтакте. Википедия мәгълүматлары буенча, анда ай саен 314,7 млн кеше кереп чыга. ВКонтакте дөнья күләмендә дүртенче урынны алып тора.
Социаль челтәрләрдә шәхси кулланучылар гына түгел, компанияләр дә аккаунт тота, аны хезмәтләрен этәрү коралы буларак куллана.

 
tatar-inform.ru

Комментарийлар