Логотип «Мәйдан» журналы

"Тәмле Казан" фестиваленә үзенчәлекле мега-ашъяулык тегелә

Быел “Тәмле Казан” фестивале футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана һәм аның үзенчәлеге булып төрле илләр символикасы белән зур эскәтер тора.Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның...

Быел “Тәмле Казан” фестивале футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана һәм аның үзенчәлеге булып төрле илләр символикасы белән зур эскәтер тора.
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион хисап бирү вакытында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова тәкъдим итте, дип җиткерә мэриянең рәсми порталы.
“Тәмле Казанда” катнашу өчен Россиянең башка төбәкләреннән киләләр, – дип сөйләгән Д.Санникова. – Чираттагы фестивальне Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә үткәрергә планлаштырабыз, уздыру урыны итеп Горький паркы карала”.
Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашкан илләрнең символикасы сурәтләнгән “кунакчыллык ашъяулыгы” фестивальнең үзенчәлеге булып торачак. Хәзерге вакытта дизайн эшләнә.
Фестиваль 2015 елдан уздырыла. Узган елда фестиваль августта “Казан” Гаилә үзәге территориясендә үтте. Өч көн эчендә анда 45 мең кеше булды, 12 тоннадан артык ризык, шул исәптән 2,5 мең кыстыбургер ашалды.

Комментарийлар