Логотип «Мәйдан» журналы

Тәлгать Галиуллин Милли үсеш стратегиясенә милли университет кертүне тәкъдим итте

Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин татар халкының милли үсеш стратегиясенә милли университет кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар яз...

Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин татар халкының милли үсеш стратегиясенә милли университет кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар язучылары белән очрашуы вакытында әйтте.
“Бүген милли университет булдыру мәсьәләсе безнең төп стратегик юнәлеш булырга тиеш. Киләчәктә аны ача калсак та, КФУ составында эшләргә ярамый. Безгә бу уку йортына башка җирдән башка кадрларны җәлеп итәргә кирәк”, - диде әдәбият тәнкыйтьчесе.
Стратегия август ахырында проект буларак расланачак.
Татар халкының милли үсеш стратегиясе буенча пленар утырышлар 16 гыйнвар көнне Арча шәһәрендә, 22 гыйнварда Нурлатта, 23 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә узды. Мондый киңәшмәләр Буа һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә дә узачак. Соңрак федераль төбәкләрдә милли үсеш стратегиясе буенча фикер алышулар булачак.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179385/

Комментарийлар