Логотип «Мәйдан» журналы

Телефонга су эләккән очракта нишләргә?

Бүгенге заманда телефон кешенең алыштыргысыз «ярдәмчесе» булып тора. Телефонга су эләгү дөнья белән элемтәне өзә, кешене «ике кулсыз» калдыра. Шуңа да кеше, иң якын дустын югалткандагы кебек, кинәт юг...


Бүгенге заманда телефон кешенең алыштыргысыз «ярдәмчесе» булып тора. Телефонга су эләгү дөнья белән элемтәне өзә, кешене «ике кулсыз» калдыра. Шуңа да кеше, иң якын дустын югалткандагы кебек, кинәт югалып кала. «REMPHONE.RU» белгечләре телефонга су эләккән очракта тиз арада түбәндәгеләрне башкарырга киңәш итә:


telefon-v-vode


  1. Тиз генә батареясын алыгыз;

  2. Мөмкин булганча телефонны сүтегез;

  3. Телефонга судан «арынырга» ярдәм итегез;

  4. Телефонны булдыра алганча киптерегез;

  5. Сервис үзәгенә мөрәҗәгать итегез.




Шуны да онытмагыз! Телефонны «коткарам» дип, аңа өстәмә зыян китерә күрмәгез. Телефонга су эләгү белән, аны селкергә ярамый — су эләккән урыннарны гына арттырасыз. Телефонны фен белән, кояшта, духовкада һ.б. җайланмалар ярдәмендә киптереп булмый.


Сервис үзәгенә килгәч тә, белгечкә телефоныгыз белән ни булганны җентекләп аңлатыгыз. Төгәл мәгълүматлар тизрәк зыян зонасын табарга һәм бетерергә ярдәм итәчәк.

 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар