Логотип «Мәйдан» журналы

Теләчедә, Россиядә беренчеләрдән булып, сыекландырылган газ җитештереләчәк - Илдус Зарипов

Теләчедә сыекландырылган газ җитештерү проектын гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Бу хакта Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте. Фото: Александр Эшкин...

Теләчедә сыекландырылган газ җитештерү проектын гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Бу хакта Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.
img_0367 Фото: Александр Эшкинин
Аның әйтүенчә, газ-мотор ягулыгы җитештерү буенча бу - Татарстанда, Россиядә беренче зур проект. Аның кыйммәте 3,5 млрд сум, дип бәяләнә. “Бу - уникаль проект. 140лап эш урыны булдырылачак. Ул продукция базарда бүген, гомумән, юк. Авыл хуҗалыгы техникасын, башкаларын да шушы ягулыкка күчерсәк, дизель ягулыгына караганда, 2-3 тапкыр арзанракка төшә. Безнең бүген авыл хуҗалыгы авыррак бара. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр кимеде, ягулык кыйммәт. Безнең хыял – тиз арада заводны эшләтеп җибәреп, техниканы шушы ягулыкка күчерү. Шул рәвешле, авыл хуҗалыгы хәле җиңеләер иде”, - ди Илдус Зарипов.
Аның сүзләренчә, бу проект буенча эш инде башланган. Район башлыгы Мәскәү компаниясенең Теләчедә эш оештырып җибәргәнен, барлык процедуралардан соң җир бүлеп бирелгәнен, проект-эзләнү эшләре үткәрелүен, параллель рәвештә Мәскәүдә җиһазлар алуга контрактлар төзелүен билгеләп узды. “Тиздән юллар салу, ут кертү, фундамент төзү эшләренә керешәчәкләр, аннары койма коруга тотыначаклар. Мин алар белән Мәскәүдә очрашам. Алар я үзләре монда килә, я мин анда очам – бу формада эшне гел алып барачакбыз. Кабатлап әйтәм: бу - беренче шундый проект. Бу ягулыкны куллана торган техника әлегә юк, двигательләр аңа көйләнмәгән. Шул рәвешле, республикага зур программа кереп китәчәк. КамАЗлар да, башкалар да шушы ягулыкка яңа двигательләр чыгара башлаячаклар. Башка төрле баклар да кирәк булачак”, - дип белдерде Илдус Зарипов.
Район башлыгының Теләченең киләчәге өметле булуында шиге юк. “Халык “булдырам” дип яши. Спортта да, башка тармакларда да халык алдынгы”, - диде ул. Илдус Зарипов июнь аенда районда сөт заводы эшли башлаячагын, июльгә бассейн сафка басарга тиешлеген, шулай ук ябык футбол манежы, ат манежы төзелүен әйтте.

Комментарийлар